news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә урам мәдәнияте һәм спорты ассоциациясен булдырырга тәкъдим иттеләр

Россия Паркур федерациясе җитәкчесе Игорь Горовцов урам хәрәкәтенең барлык юнәлешләрен берләштерәчәк урам мәдәнияте һәм спорты ассоциациясен төзергә тәкъдим итте. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко бу берләшмәнең өстенлекләрен уйларга кушты.

«Без урам мәдәниятләрен һәм спортын үстерү ассоциациясен төзергә тәкъдим итәбез. Сез, Дмитрий Николаевич, Яшьләр эшләре федераль агентлыгына, Спорт министрлыгына һәм барлык кызыксынган затларга күрсәтмәләр биреп, алар әлеге юнәлешне яхшылап өйрәнсен, акча тапсын һәм бу идеяне хупласын иде», – диде Горовцов вице-премьер Дмитрий Чернышенконың урам спорты хәрәкәте вәкилләре белән очрашуында.

Бу ассоциация барлык урам спорты төрләрен һәм тиешле оешмаларны берләштерә ала.

«Һичшиксез, Яшьләр эшләре федераль агентлыгы Спорт министрлыгы белән берлектә шундый ассоциация төзү юнәлешендә эшләргә тиеш. Әлеге берләшмәнең барлык өстенлекләрен уйларга кирәк, бу эш өчен сезгә рәхмәтле булачакбыз. Ә без сезгә ярдәм итәрбез», – дип җавап бирде Чернышенко.

news_right_1
news_right_2
news_bot