Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә күп балалы гаиләләргә машина кую урыннары өчен яңа юл билгесе барлыкка киләчәк
Россия Транспорт министрлыгы күп балалы гаиләләргә парковка урыннары өчен яңа юл билгесенең дизайнын сайлады. Ведомство башлыгы Андрей Никитин Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Әйе. Пассажирлар белән бергә, халык тавыш бирүе ярдәмендә сайладык. Аны соңрак тәкъдим итәргә әзер булачакбыз», – диде Никитин, дизайн сайлау турындагы сорауга җавап биреп.
Яңа билге вариантлары буенча тавыш бирүне Транспорт министрлыгы июль аенда башлап җибәргән иде. Ведомство җиде вариант тәкъдим итте, ә алар арасында иң популярын күп балалы гаиләләр өчен парковка урыннарының яңа билгесе сыйфатында куллану планлаштырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз