news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә федераль һәм төбәк социаль түләүләрен рәсмиләштерүне берләштерергә ниятлиләр

Россиядә төбәк һәм федераль социаль түләүләрне бердәм рәсмиләштерү системасына берләштерергә ниятлиләр – бу хактагы закон ташламалар алуны җиңеләйтәчәк һәм гражданнарның төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләре санын киметәчәк. Бу хакта NEWS.ru порталы депутат Никита Чаплинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге модель гражданнар өчен уңайсызлыклар тудыра: федераль түләүләр - Социаль фонд, ә төбәк ташламалары социаль яклау органнары аша рәсмиләштерелә. Нәтиҗәдә, кешеләргә төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә, аерым документлар пакетын җыярга һәм ярдәмгә хокукны ике тапкыр расларга туры килә.

«Бу уңайлы түгел, күп вакытны ала һәм артык чиратлар барлыкка китерә. Яңа канун төбәкләргә барлык акчалата түләүләрне Россия Социаль фондының территориаль бүлекләре карамагына тапшыру хокукын бирә. Әгәр РФ субъекты фонд белән килешү төзи икән, гражданинга федераль һәм төбәк ярдәм чараларын рәсмиләштерү өчен клиент хезмәтенә бер тапкыр мөрәҗәгать итү дә җитә», – дип искәртте Чаплин.

Моннан тыш, фонд түләүләр алу һәм аларны уңайлы ысул белән китерү хокукын тикшерүне дә үз өстенә алачак – гражданнарга хәзер финанслау чыганакларын ачыкларга туры килмәячәк. Болардан тыш, ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә түләүләрне исәпләү срогы кыскарачак.

Чаплин билгеләп үткәнчә, төбәкләр үз социаль хезмәтләрен тоту чыгымнарын киметә алачак, ә түрәләр игътибарны ярдәм чараларын булдыруга юнәлтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot