news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ташламага ия булучыларга коммуналь хезмәтләргә түләүгә 5,8 млрд сум бүлеп бирелә

Россия Хөкүмәте ташламага ия булучылар өчен торак-коммуналь хезмәтләрнең чыгымнарның компенсацияләүгә 5,8 миллиард сумга якын акча бүлеп бирде. Акча өстәмә финанслау сораган 35 төбәккә юнәлдереләчәк. Шул хактагы боерыкны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Субсидияләр Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, инвалидларга, шулай ук радиация һәм техноген һәлакәтләрдән зыян күргән гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентына якынын компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Акча «Гражданнарны социаль яклау» дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot