news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә телдән тапшырыла торган имтихан файдасына диплом эшеннән баш тартырга мөмкиннәр

Россиядә телдән тапшырыла торган имтихан файдасына диплом эшеннән баш тартырга мөмкиннәр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ясалма фәһем үсеше, телдән тапшырыла имтихан файдасына язма диплом эшләреннән баш тартуны да кертеп, югары уку йортларында йомгаклау аттестациясе формаларын яңадан карауга китерергә мөмкин. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, телдән оештырыла торган формат студентларның реаль белемнәрен һәм компетенцияләрен объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге теманы белем бирү процессында ясалма фәһемне куллану һәм чыгарылыш эшләрен бәяләүгә багышланган түгәрәк өстәлдә карадылар.

«Ничек кенә сәер тоелмасын, без ясалма фәһем ярдәмендә башлангыч чорга, югары белем нигезләренә кайтабыз. Мин телдән бәяләүне һәм коммуникацияләрне күздә тотам. Бернинди система да студентны укытучы сорауларына болай гына әзерләмәячәк - бу барыбер сизелә», - диде Фальков.

Элегрәк министр билгеләп үткәнчә, якындагы елларда югары уку йортларына алар өчен ясалма фәһем кечкенәдән үк гадәти инструмент булачак студентлар киләчәк. Бу, аның сүзләренчә, белем бирү һәм белемнәрне бәяләү алымнарын даими рәвештә яңадан карап чыгуны таләп итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot