Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә «Чит ил гражданинының цифрлы профиле» дәүләт мәгълүмати ресурсы булдырылачак
Россия Эчке эшләр министрлыгы 2026 елның 30 июненә «Чит ил гражданинының цифрлы профиле» дәүләт мәгълүмати ресурсын булдырачак. РФ Эчке эшләр министрлыгы Гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре хезмәтенең миграцион иминлек департаменты башлыгының беренче урынбасары Алексей Егоров шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, яңа система төрле ведомстволарның мәгълүмат базаларыннан чит ил кешеләре турында юридик әһәмияткә ия мәгълүматларны берләштерәчәк.
«Чит ил гражданинының цифрлы профиле» дәүләт мәгълүмат ресурсын булдыру - мөһим перспективалы карар, төрле профильле ведомстволарның мәгълүмат системаларындагы чит ил кешесе турындагы барлык юридик әһәмияткә ия фактлар шунда тупланачак», – дип белдерде Егоров Иминлек буенча халыкара форумда.
Ул әлеге ресурс 2026 елның 30 июненә эшли башларга тиеш, дип өстәде. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренчә, системаны гамәлгә кертү чит ил гражданины турында бердәм оператив яңартыла торган цифрлы язма булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Егоров чит ил хезмәткәрләрен максатчан җыю системасын үстерү турында хәбәр итте. Мондый механизм мигрантларны конкрет вакансияләргә һәм билгеле бер эш бирүчегә җәлеп итүне күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз