Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә үзебезнең селекциядәге орлыклар өлеше 69 процентка җиткән
Узган ел Россиядә үзебезнең селекциядәге авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары өлеше 69,3 процентка җиткән. РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казанда «Рус кыры» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының пленар утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Без орлыкчылык белән актив шөгыльләнә башлаганнан, ягъни 2022 елдан бирле, дус булмаган компанияләрнең бер өлеше бездән киткәч, бездә орлыклар буенча суверенитет булырга тиеш дигән карарга килдек. Бу - дөрес һәм максатка ирешү өчен мөһим карар. Әлеге еллар эчендә җитди үзгәрешләр булды инде», - диде авыл хуҗалыгы министры.
Ул искәрткәнчә, Азык-төлек иминлеген тәэмин итү доктринасы нигезендә, Россиядә үзебезнең авыл хуҗалыгы селекциясе орлыклары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 2030 елга 75 процент тәшкил итәргә тиеш. «Көнбагыш һәм рапс буенча зур алга китеш күзәтелә», - диде министр.
Узган ел үзебезнең көнбагыш орлыклары өлеше - 58,8 процент (2022 елда 23 процент булган), рапс 67,8 процент (30,6 процент булган) тәшкил иткән.
Лут билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә импортны алыштыру өчен проблемалы культуралар буенча эш алып барыла. Сүз сабан бодае турында бара, узган ел аның илебез селекциясе орлыклары өлеше 65,2 процент тәшкил иткән. 2022 елдан 9,1 процентка кимегән булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз