Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге дүрт тапкыр киметелде
Россиядә хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге дүрт тапкырдан артыкка киметелде. РФ хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Һөнәрләр исемлеге бүген 4 тапкырдан артыкка кыскартылган», – диде Баталина Төньяк хатын-кызларының «Төньяк берләштерә: Россия халыклары бердәмлеген ныгытуда хатын-кызларның роле» икенче форумы кысаларында «Төньякта яшәүчеләрнең социаль иминлеге: дәүләт сәясәте принциплары» стратегик сессиясендә.
Аның сүзләренчә, Россия хатын-кызлары хәзер шул исәптән тау сәнәгатендә автоматлаштырылган линияләрдә дә эшли ала.
Баталина билгеләп үткәнчә, авыр һәм зарарлы хезмәт шартлары аркасында элек хатын-кызларга кайбер эшләрне башкару рөхсәт ителми иде, әмма цифрлаштыру һәм заманча технологияләрне кертү бу чикләүләрне яңадан карарга мөмкинлек бирде.
Россиядә шулай ук йөк локомотивы машинисты булып эшләүче беренче хатын-кыз барлыкка килде, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз