Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодарда Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган
Төнлә Краснодар Украина пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булды. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган. Төбәк башлыгы һәлак булучының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Краснодарда пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелде. Һәлак булучының туганнарының олы кайгысын уртаклашам», - дип язган губернатор Вениамин Кондратьев Телеграм-каналында.
Аның сүзләренчә, Украина пилотсыз очкычлары край үзәгендәге күп фатирлы торак йортларга һөҗүм иткән. Барлыгы өч йорт зыян күргән. Аларның берсендә янгын чыккан, аны оператив рәвештә сүндергәннәр.
РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, төн эчендә һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә Украинаның 85 пилотсыз очкычын бәреп төшергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз