Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина Кораллы көчләренең Иске Осколга төнге һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган
Иске Оскол шәһәренә төнлә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, шәхси йортта янгын чыккан һәм бина өлешчә җимерелгән. Урында эшләгән коткаручылар ике кешенең мәетен табып алган.
«Иске Оскол шәһәренә самолет тибындагы ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Шулай ук округта 10 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде. Пилотсыз очкыч шәхси йортка һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Йортта янгын чыкты. Детонациядән ике машинага зыян килде. Моннан тыш, шәһәрдә 20 фатир һәм автомобиль зыян күрде. Йортларны тикшерү дәвам итә», – дип язган губернатор телеграм-каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз