news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда волонтерлык үсешенә өлеш керткән өчен мактау билгесе булдырылды

Татарстанда волонтерлык үсешенә өлеш керткән өчен мактау билгесе булдырылды
«Татарстан Республикасында иреклелек (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе рәсеме
Документация скриншоты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында иреклелек (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесен гамәлгә кую турындагы указны имзалады. Документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Мактау Татарстанда волонтерлар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны бүләкләү өчен булдырылган. Ул Россия гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга тапшырылачак.

Бүләк турындагы нигезләмә буенча, волонтерларның иҗтимагый файдалы бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештырудагы казанышлары, шулай ук кимендә биш ел волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруы бүләкләү өчен нигез булырга мөмкин. Шул ук вакытта, стаж турындагы таләп хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче волонтерларга кагылмый.

Бүләкләү турында үтенеч язуын оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, республиканың дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары бирә алачак. Кандидатураларны Татарстан Республикасында волонтерлыкны үстерү буенча Ведомствоара совет караячак.

Бүләкләү турындагы карар ведомствоара совет тәкъдимнәре нигезендә Татарстан Рәисе тарафыннан кабул ителә. Мактау билгесе белән кабат бүләкләү каралмаган. Мактау билгесе белән бергә волонтерларга тиешле таныклык та биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot