news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика наркодиспансерында гаджетларның үсмерләр үсешенә тәэсире турында сөйләячәкләр

Иртәгә, 31 мартта, 18:30 сәгатьтә Татарстанның Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен «Цифрлы чынбарлык һәм яшүсмер» темасына ачык очрашу була.

Наркодиспансерның психологик лаборатория мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева түбәндәгеләр хакында сөйләячәк:

· ни өчен хәзерге балалар шулай иртә җитлегә;

· тыюлар нәрсәгә китерергә мөмкин;

· компьютерга бәйлелек ничек формалаша;

· яшүсмерләрнең укуга мөнәсәбәте ничек үзгәрә;

· ата-аналарга яңа цифрлы чынбарлыкта нинди алымнар табарга;

· «цифрлы аутизм» нәрсә ул һәм ул үсешкә ничек йогынты ясый.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Сеченов урамы, 6, Д корпусы, өченче кат (мансарда). Катнашу бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot