news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

V Республика яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Аларны 1 мартка кадәр җибәреп була

 (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда быел гыйнвардан бирле үткәрелә торган V Республика яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар 1 мартка кадәр  orumtatarstan.ru сайтында кабул ителә. Анда 16-30 яшьләрдәге талант ияләре (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнашырга мөмкин. Форум кысаларында 10 тематик мәйдан эшли: «Яшьләр фәне һәм инновацияләре», «Архитектура һәм шәһәр мохите», «Син эшмәкәр!», «Изгелек технологиясе», «Куркынычсызлык», «Кече Ватан», «Арт-квадрат», «Мәгълүмати ташкын», «Яшьләр коррупциягә каршы!», «Киләчәккә старт!».

Яшьләрнең иң яхшы проектлары һәм идеяләре форумның апрельдәге йомгаклау өлешендә Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк һәм, киләчәктә профильле министрлык һәм ведомстволардан ярдәм алу өчен, йөкләмәләр исемлегенә кертеләчәк.

Былтыр экология юнәлешендә гражданнарны экологик яктан тәрбияләүне күз алдында тоткан һәм шәһәр һавасын автомобильләр пычратуыннан саклау өчен агачлар утырту буенча проектлар иң уңышлылар рәтендә булган, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100