news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

V республика ифтарына "Үзәк стадион" дигән чакырулар белән кертмиячәкләр

15 июньдә Казан теннис академиясында булачак ифтар ашына керү өчен махсус билетлар кирәк.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). V республика ифтарына "Үзәк стадион" дигән тамгалы чакырулар белән кереп булмый. 15 июньдә Казан теннис академиясында булачак ифтар ашына керү өчен махсус билетлар кирәк. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ифтарда 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Ифтар мәҗлесен ТР Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе,“Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештыра. Катнашучыларны дин әһелләренең вәгазьләре, мөнәҗәтләр, Коръән укып, догалар кылу, җәмәгать намазы һәм ифтар ашы көтә.

Әлеге хәйрия чарасы Татарстанда 2013 елдан башлап даими рәвештә үткәрелә һәм анда республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар катнаша.

Мәгълүм булганча, үткән елларны республика ифтары “Казан-Арена” стадионында оештырылып килде һәм үзенә бер үз вакытта 15 меңгә якын кеше кабул итә ала иде. Июньдә биредә Конфедерацияләр кубогы уеннары узачак һәм ул башка максатлардан кулланыла алмаячак. Алдан V Республика ифтарын үткәрү ниятләнгән Үзәк стадион да Кубокта катнашкан командалар өчен күнекмәләр мәйданы булып кулланылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100