news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раифа монастыренда Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм оештырылачак

1 июньдә Раифа Богородица монастыренда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган традицион бәйрәм чарасы узачак. Программада иҗат коллективлары чыгышы, мастер-класслар, конкурслар, ярминкәләр һәм монастырь буйлап экскурсияләр каралган. Балалар өчен татлы призлар һәм бүләкләр әзерләнгән.

Бәйрәмдә патриотик тәрбиягә аерым игътибар биреләчәк, һәм барлык теләүчеләр монастырь клирикы, махсус хәрби операциядә катнашкан Кирилл Максимов белән рухи-патриотик әңгәмәдә катнаша алачак. Шулай ук Хәрби музей һәм «Яшь гвардия» төбәк бүлекчәсенең гуманитар үзәге күргәзмәсе белән танышырга мөмкин.

Фото: © Казан епархиясе матбугат хезмәте

Чаралар монастырь каршындагы мәйданда узачак. Башлана - 12:30 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot