news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Путин: “Әйе, кандидатурамны тәкъдим итү ихтималы бар”

Шул ук вакытта Президент үзенең эшләү вакыты Төп закон белән чикләнгәнлегенә басым ясый

  (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). России Президенты Владимир Путин 2018 елда президент сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итү мөмкинлеге булуын, ләкин моны эшләрме-юкмы икәнен белмәвен әйтте.

“Әйе, кандидатурамны тәкъдим итү ихтималы бар. Ул гамәлгә ашырылырмы, - әлегә белмим...” – дигән ул ТАССка биргән интервьюсында.

“Хәзер ул турыда уйларга кирәкмени? 2014 ел әле төгәлләнмәде, ә сез 2018 ел турында сөйлисез. Алда әле никадәр вакыт, күпме сулар агасы...” – дип билгеләп үтте Президент.

Путин басым ясап әйткәнчә, аның эшләү вакыты РФ Конституциясе белән чикләнгән. “Төп законда каралган таләпләрнең саклануы мөһим дип саныйм”, - диде дәүләт башлыгы бу мәсьәләдә.

Президент Владимир Путин белән булган әңгәмә текстын исә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының “ATI-Times” сәхифәсендә укырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100