Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
В.Путин Украина хакимияте белән сәяси диалогка чыгуга өметләнә
Россия Президенты сүзләренә караганда, мондый ысул белән вәзгыятьне бердәм сәяси киңлекне торгызуга кадәр җайга салырга мөмкин
(Казань, 18 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Безнең иҗтимагый аңда бүген Украинаның көньяк-көнчыгышында бара торган вакыйгалар – җәзалау операциясе, һәм ул бүген Киев хакимияте башкарыла, ә ополчениедагылар тарафыннан түгел. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путин Украина журналисты соравына җавап биргәндә әйтте.
“Үзенең сугышчан подразделениеләрен Киевка көньяк-көнчыгыш ополченецлары җибәрмәде бит, ә Киев хакимияте үзе артиллерия, аиация һәм залп системасын кулланып, коралланган көчләрен көньяк-көнчыгышка җибәрде, - диде дәүләт башлыгы. - Проблема шунда ки: кораллы юл белән дәүләт борылышын кылгач, илнең бер өлеше моның белән килешмәде һәм алар белән сәяси диалог башлау урынына башта хокук саклау органнарын, аннары армияне куллана башлады, бусы да килеп чыкмагач, бүген мәсьәләне икътисади блокада ярдәме белән көч кулланып хәл итмәкче булалар. Моны Украина халкы өчен перспективасыз юл дип саныйм”, - дип өстәде Россия Президенты.
Путин әйтүенчә, бу мәсьәләдә Россия арадашчы буларак чыгыш ясый, шуңа күрә ул Украина хакимияте белән сәяси диалогка чыгарга, шул рәвешле, бердәм сәяси киңлек торгызылганчы вәзгыятьне җайга салырга омтыла.
Россиянең Тикшерү изоляторында тотылучы Украина очучысы Надежда Савченко һәм 30 хәрби тоткын язмышы турындагы сорауга җавап биреп, Владимир Путин, Россия хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, журналистларны үтерүгә нәкъ менә Савченко юнәлеш биргәне турында белдерде. “Әгәр суд тикшерүе барышында аның бернидә дә гаепле булмавы ачыкланса, ул кичектергесез азат ителәчәк. Әгәр аның, чыннан да, үтерүгә катнашы булуы ачыкланса, Россия суды тиешле хөкем чыгарачак һәм ул суд карары буенча җәзасын алачак. Әмма вакытыннан алда кешене гаепле дип игълан итәргә беркемнең хокукы юк. Башка хәрбиләрне без тоткын дип санамыйбыз, алар иректән мәхрүм итү урыннарында тотыла. Аларның террорчылык эшчәнлегенә катнашында шиклелелеге буенча башлангыч тикшерү үткәрелә”, - дип шәрехләде Путин.
“Украинаның көньяк-көнчыгышында хезмәти бурычын үтәгәндә һәлак булган журналистлар хәрби хәрәкәтләрдә катнашмады. Хәрби структураларның бурычы аларның тормышын саклап, аларга объектив мәгълүмат тарату бурычын үтәү мөмкинлеген бирүдән гыйбарәт иде. Бу кешеләр үтерелде”, - дип йомгаклады фикерен Илбашы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз