news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
В.Путин Р.Миңнехановка котлау телеграммасын юллады
Сезнең тырышлыгыгыз ТРның бай потенциалын гамәлгә ашырырга, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәгенә ышанам, диелә котлауда
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин ТР яңа Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә вазифага керешүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Аны инаугурация тантанасында ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып ирештерде.
“Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне ТР Президенты вазифасына керешүегез белән котлыйм. Сезне югары һөнәри осталыкка ия булган компетентлы җитәкче буларак беләләр һәм бәялиләр. Сез күп тапкырлар катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле булуыгызны эшегез белән исбатладыгыз. Республика башлыгы вазифасында Сезнең тырышлыгыгыз Татарстанның бай потенциалын гамәлгә ашырырга, социаль өлкәне камилләштерергә, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәгенә ышанам. Татарстан һәм Россия халкы мәнфәгатьләренә хезмәтегездә уңышлар телим, диелгән юллар бар РФ Премьер-министрының котлау телеграммасында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot