news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
В.Путин һәм М.Шәймиев Татарстандагы социаль–икътисади вәзгыять хакында фикер алышты
Татарстан Президенты Владимир Путинга республикадагы хәлнең тотрыклы булуы һәм контрольдә торуы хакында хәбәр итте
Скопировать ссылку
(Казан, 12 июнь, “Татар–информ”). Кичә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республикадагы социаль–икътисади вәзгыять хакында фикер алышты.
ТР Президенты Владимир Путинга, глобаль финанс–икътисади кризис Татарстан икътисадына сизелерлек йогынты ясауга да карамастан (чөнки республикада җитештерелүче продукциянең 60 проценты читкә чыгарыла), республикадагы хәлнең тотрыклы булуы һәм контрольдә торуы хакында хәбәр итте. “Уңай якка үзгәрешләр бар”, – дип ассызыклады М.Шәймиев һәм Татарстан предприятиеләренең эчке базарга йөз тотуы хакында әйтте.
Аның сүзләренә караганда, нефть эшкәртү тармагында эшләр яхшы бара. Татарстан башлыгы Түбән Камада куәтле нефть эшкәртү комплексы төзелүе хакында искәртте, аны сафка бастыруга 50 миллиард сум акча юнәлдерелгән инде. 2010 елда комплекс сафка кертү–көйләү эшләре режимына күчереләчәк һәм якын киләчәктә 14 миллион тонна нефть эшкәртә алачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Шул ук вакытта нефть химиясе сәнәгате катлаулы чор кичерә, дип ассызыклады Татарстан Президенты. “Без заманча куәтле производство җәелдердек, әмма базарда бу продукциягә бәяләр бик түбән, куллану күләме кими”, – диде М.Шәймиев.
Минтимер Шәймиев шулай ук республикада төзелеш комплексының тотрыклы эшләве хакында хәбәр итте. 1 миллион квадрат метрга якын яңа торак сафка бастырылган инде, тузган торакны төзекләндерүгә 10 миллиард сум акча юнәлдерелгән.
Владимир Путинның яңа фатирларның бәясе күпме, дигән соравына җавап биреп, М.Шәймиев бюджетта эшләүчеләр һәм яшь гаиләләр өчен торакның бер квадрат метр бәясе 22 мең сумга якын тәшкил итә дип белдерде.
М.Шәймиев, башка төбәкләрдәге кебек үк, Татарстанда да эшсезлек проблемасы булуын таныды. Хәзерге вакытта Татарстанда 62 мең эшсез исәпләнә, әмма эшсезлек кимүгә таба бара.
Республика Президенты “КАМАЗ”дагы вәзгыятькә аерым тукталды. Ул предприятиедә кешеләрне эштән җибәрмәскә мөмкинлек бирүче эш графигы булдырылуы хакында искәртте. М.Шәймиев фикеренчә, быел “КАМАЗ”да җитештерелгән 30 меңгә якын автомобиль сатып булачак.
“РФ Төбәкләр үсеше, Оборона министрлыкларының хәрби хезмәткәрләр, гражданнарның ташламалы категорияләре өчен бәяләр параметрына сыешасызмы?” – дип сорады Владимир Путин. “Әйе, хәтта беркадәр узып та китәбез”, – диде ТР Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot