news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Путин: “Мәгълүмат технологияләре гражданнарны бер кабинеттан икенчесенә йөрүдән коткара"

РФ Премьер-министры фикеренчә, дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерү аларны сыйфатлы, уңайлы һәм үтемле итә

(Уфа, 9 февраль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Уфада төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы уздырды. Утырышта Россия Федерациясе субъектларында мәгълүмат технологияләрен үстерү мәсьәләсе каралды.
Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте әгъзалары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук төбәк җитәкчеләре катнашты.
Владимир Путин үз чыгышында мәгълүмат технологияләре күптән инде абстракт һәм аңлаешсыз булудан туктады, кешеләр актив рәвештә аннан рәхәтләнеп файдалана, чөнки алар бер кабинеттан икенчесенә йөрүдән коткара, дип белдерде. Мәгълүмат коммуникация технологияләре процедураларны тизләтергә һәм кыскартырга, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттырырга, коррупция җирлеген кыскартырга, хакимиятне ачык итәргә мөмкинлеген бирә.
Бер елда Россия гражданнары дәүләт хезмәтләренә 350 миллион мөрәҗәгать ясый, дип статистика мәгълүматлары китерде Премьер-министр. Бу РФның һәр гражданины елга 3–4 тапкыр хакимият органнарына теге яки бу хезмәт буенча мөрәҗәгать итә дигән сүз.
Аның сүзләренчә, якын киләчәктә электрон формада дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасы төзеләчәк. Теләсә нинди төбәктә яки муниципалитетта һәр гражданин яңа инфраструктураның мөмкинлекләреннән һәм өстенлекләреннән файдалана ала. Һәр кешенең заманча югары технологик хезмәтләргә шәхси электрон ачкычы булачак. Ул социаль картадан гыйбарәт. РФның күп кенә субъектларында, шул исәптән Башкортстанда аны кулланылышка кертү уңышлы бара. Республикада шундый 150 мең карта тапшырылган.
В.Путин киңәшмәдә катнашучыларга аңа Уфада сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм транспортта социаль картаның эшләү проекты күрсәтелүен белдерде. Аерым алганда, 46 нчы поликлиника мисалында медицинага кертелгән мәгълүмат технологияләренең киң спектры күрсәтелде.
Аның фикеренчә, социаль карта универсаль булырга, ягъни электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкин, барлык сервисларда һәм бөтен территориядә кулланылырга тиеш. Социаль карталар бер муниципалитетка гына кертелү белән туктап калырга тиеш түгел.
“2009 елның декабрендә Хөкүмәт төбәкләр һәм муниципалитетлар электрон форматка күчерергә тиешле төп дәүләт хезмәтләре исемлеген раслады. Мин төбәк башлыкларын бу мәсьәләне үз контрольләренә алуын сорыйм”, - дип ассызыклады Премьер-министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100