news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

В.Путин: “Казанда яңа стадион булу 2018 елгы ДЧ өчен көрәштә тагын бер өстенлек”

Бүген РФ Премьер-министры Универсиада стадионына таш салу тантанасында катнашты

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Казанда Россия Премьер–министры Владимир Путин 2013 елгы Универсиаданың яңа футбол стадионы нигезенә таш салу тантанасында катнашты. Тантана стадион төзеләчәк урында булды, аны танылган телетапшырулар әзерләүче Тина Канделаки алып барды.
Башта Владимир Путин 2013 елгы Универсиаданың 7 яңа спорт объекты ачылу турында белдерде. Аннары Россия Хөкүмәте башлыгы тантанага җыелган күпсанлы кунакларга мөрәҗәгать итте.
“Без сезнең белән бик мөһим һәм истәлекле чарада катнашабыз. Казан һәм Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә иң зур яңа спорт корылмаларының берсенә беренче нигез ташы салына. Бу – 45 меңенча футбол стадионы. Биредә 2013 елгы Универсиаданың иң зур вакыйгалары – ачылу тантанасы, алдынгы спорт державалары спортчылары ярышлары узачак, нәкъ биредә уеннар тәмамлану тантанасы да булачак”, – дип белдерде Владимир Путин.
“Татарстанда, Казанда заманча яшәү сыйфатының нинди булуын аңлыйлар, массакүләм спортка зур игътибар бирәләр”, - дип ассызыклады В.Путин. Казанда төрле 9 мең спорт корылмасы эшли, 2009 елда гына да тагын 150 яңа спорт объекты файдалануга тапшырылды дип билгеләп үтте ул.
“Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың үсеше, икътисад, социаль тармак, спорт өчен күп эшләр башкаруын әйтеп үтәргә кирәк. Аңа тагын бер тапкыр чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Республиканың яңа җитәкчелеге Татарстан тормышы тагын да матуррак, кызыклырак булсын өчен барысын да эшләр дип өметләнәм”, - диде В.Путин.
Россия Хөкүмәте премьер-министры фикеренчә, республика халкына горурланырлык җирлек бар. “Ак Барс”, “Рубин” командалары, сезнең баскетболчылар, волейболчылар белән Татарстан һәм Казан гына горурланып калмый, бөтен ил аларның уеннарын күзәтә, бөтен Россия алар белән горурлана. Мин сезне бу уңышларыгыз белән котлыйм”, - диде В.Путин.
“2013 елда Универсиада тәмамлангач бу объектлар безнең гражданнар, Татарстанда яшәүчеләр тарафыннан файдаланылачак. Бу төзеләчәк футбол стадионы 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү хокукын алу өчен тагын бер өстенлек булачак”, - дип ышаныч белдерде Россия Хөкүмәте башлыгы.
“Сез, Владимир Владимирович, узган елның җәендә кризисның иң катлаулы чорында Универсиада үткәрү турында карар кабул итеп, бу объектлар төзелешенә старт бирүегез нәтиҗәсендә бүген күргәннәргә ирештек, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрына. – Без барлык көчебезне куячакбыз, бу елның ахырында 26 объект файдалануга тапшырылачак. Тагын 4 объект төзергә кирәк”.
“Казанда 45 меңенче стадион барлыкка килү – зур ышаныч һәм зур хезмәт, -  дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы. – Футбол буенча Дөнья чемпионатының Россиягә киләчәгенә һәм уеннарның бер өлеше Казанда үтәчәгенә шигем юк”. Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте ягыннан ярдәм күрсәткән өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерде.
Бу тантанада шулай ук “Рубин” футбол командасының баш тренеры Корбан Бердыев һәм “Рубин” капитаны Сергей Семак та катнашты.
Стадионны 2013 елгы Универсиада башланырга бер ел кала төзеп бетерү планлаштырыла.


.

news_right_1
news_right_2
news_bot