news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

В. Путин: "Гасырлар буена Корбан бәйрәме мөселман өммәте тормышында зур роль уйный"

"Мөселман өммәте ил тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә", - диелә Президент котлавында.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ил мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.

Россия мөселманнарын чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм, ул изге хаҗ сәфәренең соңгы шарты булып тора.

Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борыңгы тарихка, гореф-гадәтләргә, борыңгылар насыйхәтләренә хөрмәт тәрбияли. Россия мөселманнары бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Мөселман өммәте ил тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. Әлбәттә, аның эшчәнлеге җәмгыятьтә гражданлык татулыгын булдыруда зур әһәмияткә ия.

Россиядә яшәүче ислам тарафдарларына сәламәтлек, уңышлар телим.

news_right_1
news_right_2
news_bot