news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

В.Путин: Әгәр Россия икътисадына карата санкцияләр бетерелсә, безнең җавап та шундый булыр

Россия Президенты хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт санкцияләрне агымдагы ел ахырына кадәр озайтты.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Россия көнбатыш партнерларга карата санкцияләрне, алар тарафыннан шундый ук карар булган очракта, бетерәчәк. Бу хакта Россия Президенты унбишенче “Владимир Путин белән туры элемтә” барышында хәбәр итте.

“Безнең Хөкүмәт санкцияләрне агымдагы ел ахырына, 31 декабрьгә кадәр. озайтты,  Икътисадыбызга карата чикләүләр керткән илләр белән мөнәсәбәтләрнең нинди юнәлештә үсеш алуына караячакбыз, - дип билгеләде Путин. – Чикләүләрне һаман-һаман озайтуга килгәндә, әгәр дә партнерларыбыз безнең икътисадка карата санкцияләрне гамәлдән чыгарса, без дә шулай ук җавап бирәчәкбез”.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot