news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
В.Путин 2013 елгы Универсиадага әзерләнүне дәүләтнең өстенлекле бурычы дип саный
Әмма өстенлекләрне бүлү актуальлеге кимрәк булган юнәлешләрдә чыгымнарны киметүне таләп итә, дип ассызыклады РФ Премьер–министры
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, “Татар–информ”). РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Казанда узачак Универсиадага әзерләнүне урта сроклы перспективага өстенлекле бурычларның берсе дип атады.
“Киләсе елның төп өстенлеге, әлбәттә инде, пенсияләрне арттыру, шуннан соң белем бирү, демографик проектлар, сәламәтлек саклау. Оборонага сәләтлелек һәм иминлекне тәэмин итү, космик программаларны гамәлгә ашыру, ГЛОНАСС системасын булдыру, төбәк бюджетларының балансын саклау, зур Халыкара форумнар – 2014 елгы Сочи Олимпиадасы, 2012 елда Владивостокта узачак АТЭС саммиты һәм Казандагы Универсиадага әзерләнү кебек мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кирәк”, – диде кичә Владимир Путин “Федераль бюджетның 2010 елга һәм 2011, 2012 елларның план чорына төп башлангыч характеристикалары һәм бюджет чыгымнарын формалаштыру принциплары турында” дигән мәсьәлә буенча узган киңәшмәдә.
Россия Хөкүмәте башлыгы ассызыклап үткәнчә, хәзерге шартларда өстенлекләрне бүлү актуальлеге кимрәк булган юнәлешләрдә чыгымнарны киметүне таләп итә. Шуның белән бергә чыгымнарны чикләү сәясәте 2011, 2012 елларда да дәвам итәргә тиеш.
“Шунлыктан безнең төп резерв – бюджетның һәр сумының нәтиҗәлелеген арттыру, дәүләт функцияләрен үтәүнең тагын да нәтиҗәлерәк юлларын эзләү”, – дип ассызыклады Премьер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot