news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Путин 12.00 сәгатьтә турыдан-туры эфирда россиялеләрнең сорауларына җавап бирә

“Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” дигән махсус программаның трансляциясен “Татар–информ” сайтында онлайн режимында күрергә мөмкин

(Казан, 3 декабрь, “Татар–информ”). Бүген РФ Премьер–министры Владимир Путин турыдан–туры эфирда халык белән аралашачак. “Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” дигән махсус программаның трансляциясен “Татар–информ” сайтында онлайн режимында күрергә мөмкин.

Премьер турыдан–туры эфир вакытында гына түгел, ә хәзер, телефоннан шалтыратып, SMS–хәбәр җибәреп яки “Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” программасының сайты аша бирелгән сорауларга да җавап бирәчәк.
сайтында.
Шәһәр һәм кәрәзле телефоннар өчен Россиянең теләсә кайсы ноктасыннан телефон номеры – 8 (800)–200–40–40. Шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату бушлай. SMS–хәбәрләр җибәрү өчен бушлай номер – 04040.
“Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” дигән махсус программаның трансляциясе “Россия”, “Вести” телеканаллары, “Радио России” һәм “Маяк” радиостанциясенең турыдан–туры эфирында Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.
Узып баручы елда Владимир Путин илебезнең күп кенә төбәкләрендә булды. Программа барышында Хөкүмәт Рәисе россиялеләр аның алдына куйган иң кискен мәсьәләләр хакында фикер алышуны дәвам итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100