news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел Татарстанда 24 бала туберкулез белән авырган

Узган ел Татарстанда 24 бала туберкулез белән авырган
Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов

2025 елда Татарстанда 24 бала туберкулез белән авырган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«14 яшькә кадәрге 20 бала, шулай ук 15-18 яшьлек дүрт яшүсмер әлеге авыруны йоктырды», – дип искәртте Алешина.

Аның сүзләренчә, республикада балалар арасында туберкулез белән авыручылар саны 2024 ел белән чагыштырганда 14 процентка кимегән.

Республика туберкулезга каршы диспансеры мәгълүматлары буенча, авыручыларның 25 проценты – мигрант балалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot