news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел Татарстан юлларында 17 мотоциклчы һәлак булган

Узган 2025 елда Татарстан юлларында мототранспорт катнашында 277 авария булган. Нәтиҗәдә, 17 кешенең гомере өзелгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең 277 очрагы нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды. Тагын 305 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды», - диде Айрат Сәмигуллин.

Узган ел мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны - 43 очракка, юлда имгәнүчеләр саны 62 кешегә арткан. Мондый үсешнең бер сәбәбе - питбайкларда гомуми файдаланудагы юлларга чыгучы балигъ булмаган байкерлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot