Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан прокуратурасы халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа законнар белән таныштырды
ТР Прокуратурасында быел май аенда үз көченә кергән һәм халыкның аерым категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа законнар турында сөйләделәр.
Беренче яңалык - җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан 10 процентка да артмаган күп балалы гаиләләр өчен бала табу һәм тәрбияләү буенча пособиеләрне саклап калу. Түләүләрне саклау өчен гариза тапшырырга кирәкми.
Тагын бер закон махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзер алар университетның бюджет бүлегенә квота буенча керә ала. Закон бакалавриат һәм специалитет программаларына да кагыла. Моннан тыш, һәлак булган хәрбиләрнең кабат кияүгә чыкмаган хатыннары гына укырга керергә хокуклы.
Үз чиратында, яраланган яки каты авырудан интеккән Росгвардия хезмәткәрләренең туганнары авыру янына бушлай бара ала. Гаиләнең ике әгъзасы яки хәрбинең башка якын туганнары өчен юл чыгымнары каплана.
Шулай ук инвалидлар һәм ветераннарның керемнәрен яклау турындагы закон үз көченә керде. Хәзер алардан протезлар һәм озатып йөрүче этләр асраган өчен җыелган бурычларын, шулай ук аларны алу өчен юлга тотылган чыгымнарын түләттермәячәкләр. Әмма чыгымнар 2025 елның 1 гыйнварына кадәр сарыф ителгән булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз