Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Садыйков Җиңү көне алдыннан Лисичанск һәм Рубежноеда ветераннар белән очрашты
ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Җиңү көне алдыннан Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ул аларга якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр һәм көнкүреш техникасы тапшырды. Ветераннар исә сугыш еллары, тылдагы авыр хезмәт һәм сугыштан соң илебезне торгызуга бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Ринат Садыйков Лисичанскиның мактаулы кешесе, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мария Павловна Поливанова белән очрашты. Сугыш башланганда аңа нибары 13 яшь була. Ир-атлар фронтка киткәч, станок артына үсмерләр баса. Мария Павловна укуын ташлап, пыяла заводына эшкә урнаша, анда өлкәннәр белән бергә производствоның өзлексез эшләвен тәэмин итә. Яшь булуына карамастан, авыр эш башкара һәм планнан тыш продукция чыгаруны тәэмин итәргә булыша. Пыяла заводына 44 елдан артык гомерен багышлый.
Ринат Садыйков Рубежное шәһәренең мактаулы гражданины һәм хезмәт фронтында катнашкан 95 яшьлек Татьяна Елизаровна Ященконың да хәлен белде. Ул шәһәргә немец танклары бәреп керүен һәм күпмедер вакыттан соң совет солдатларының туган җирләрен азат итүен әле дә хәтерли.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
«Без тыл батырлыгының замандашларыбыз – волонтерлар, хәйрия фондлары, иҗтимагый оешмалар, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренең гамәлләрендә дәвам итүен күрәбез. Буыннар дәвамчанлыгы һәм халкыбызның көче нәкъ менә шунда. Җиңү безнең якта булачак!» - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз