news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Агафуровлар йортының 130 еллыгын билгеләп үттеләр

Екатеринбургта Агафуровлар йортының 130 еллыгын билгеләп үттеләр
Фото: tatur.tatarstan.ru

2025 елның 20 ноябрендә Екатеринбургта «Бертуган Агафуровлар: Екатеринбургның татар мирасы» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Чара истәлекле датага — Екатеринбург шәһәрендә урнашкан Агафуровлар йортының (Сакко һәм Ванцетти урамы, 24) 130 еллыгына багышланды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы («Урал татарлары») оештырды.

Чара Екатеринбург шәһәре хакимиятенең актив ярдәме белән узды.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Х.М.Гыйльфанов; Свердловск өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү министры урынбасары Р.Г.Вахрамеев; Екатеринбургның Югары Исеть районы хакимияте башлыгы В.Ю.Лобанов; О.Е.Клер исемендәге Свердловск туган якны өйрәнү музее директоры А.В.Емельянов; Екатеринбург хакимиятенең иҗтимагый элемтәләр департаменты директоры Е.А.Форукшина; Свердловск өлкәсе Эчке сәясәт департаментының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы урынбасары Е.С.Губина һәм башка мәртәбәле кунаклар чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Агафуровлар гаиләсе XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Екатеринбургның икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертә. Бертуган Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар танылган эшмәкәрләр, «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты хуҗалары булган.

Алар үзләрен уңышлы сәүдәгәрләр буларак кына түгел, ә күпсанлы инициативаларга һәм проектларга ярдәм итеп, иҗтимагый тормышта актив катнашучылар буларак та күрсәткән.

Чараның төп максатлары катнашучыларны Агафуровлар гаиләсенең биографиясе һәм эшчәнлеге белән таныштыру, бертуган Агафуровларның Уралда сәүдә һәм эшмәкәрлек үсешенә керткән өлешләрен өйрәнү; архитектура һәйкәлләрен дә кертеп, төбәкнең мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре турында фикер алышудан гыйбарәт иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot