Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Киров районы бистәләрендә йорт хайваннарына бушлай вакцинация ясыйлар
Казанның Киров районында бүген йорт хайваннарына котыру авыруына каршы күчмә бушлай вакцинация оештыралар. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Мобиль пунктлар районның ике бистәсендә эшләячәк. Калинин бистәсендә 10:00-12:00 сәгатьләрдә Равнинная урамы, 53 адресы буенча этләргә һәм мәчеләргә прививка ясатырга мөмкин. Красная Горка бистәсендә йорт хайваннарын 14:00-16:00 сәгатьләрдә Лунная урамы, 16 йорт адресы буенча кабул итәләр.
Вакцинациядән тыш, эт һәм мәчеләрне шунда ук чиплаштырырга һәм теркәргә дә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз