news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин танылган рәссам Ринат Әхмәтов белән очрашты

Фото: Сөмбел Таишева

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин танылган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әхмәтов белән очрашты.

Хәзерге вакытта Тулы вәкаләтле вәкиллек зур мәдәни-агарту эшчәнлеген алып бара. Ел саен Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында рәссамнар һәм сынчыларның күргәзмәләре оештырыла. Быел Халыкара музыка йорты кунакларына Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаровның «Казан һәм казанлылар» сериясеннән утыз картинасы, шулай ук Рөстәм Дәүләтовның зәркән эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Россия һәм Көнчыгыш илләре халыклары арасында гуманитар элемтәләрне ныгыту максатыннан, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчелеге шул исәптән «Россия – Көнчыгыш» («Казандагы көнчыгыш базары») Халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында да, күп кенә чит илләрнең дипломатик корпусы белән актив хезмәттәшлек итә. Фестивальнең төп чаралары ТР башкаласында 2026 елның 12-22 ноябрендә узачак.

«Көнчыгыш базары» Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм башка структураларның турыдан-туры ярдәме белән үткәрелә. «Киләчәктә бу мәдәни вакыйга кысаларында Татарстан рәссамнарының презентациясен оештырырга мөмкин», – дип тәкъдим итте Равил Әхмәтшин.

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле шулай ук Ринат Әхмәтовка 2027 елда Мәскәү музыка йортында аның эшләреннән торган күргәзмә оештыру мөмкинлеге барлыгын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot