Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан поликлиникаларында төнге диспансеризация үтәргә мөмкин
Казанның кайбер хастаханәләрендә «Поликлиникада төн» акциясе үтәчәк. Шәһәрдә яшәүчеләр төнге диспансеризация үтә һәм интерактивларда катнаша алачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Медицина тикшерүләре «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай оештырыла.
Беренче тапкыр акция 20нче шәһәр поликлиникасында үтте. Диспансеризация яки гриппка каршы вакцинация узарга теләгән барлык кешеләр өчен концерт номерлары һәм мастер-класслар әзерләнгән иде. Әлеге яңалыкны шәһәр халкы уңай кабул итте, һәм якын арада мондый чаралар башка поликлиникаларда да үткәреләчәк.
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте
Якын арада диспансеризация үткәреләчәк поликлиникалар:
- 21нче шәһәр поликлиникасы («Сәламәтлек фабрикасы»), адресы: Зорге урамы, 103; 27-30 октябрь, 20:00-23:00 сәгатьләрдә;
- 10нчы шәһәр поликлиникасы, адресы: Бондаренко урамы, 4А; 29 октябрь, 20:00-23:00 сәгатьләрдә;
- 18нче шәһәр поликлиникасы, адресы: Карбышев урамы, 72; 29 октябрь, 20:00-24:00 сәгатьләрдә;
- 11нче шәһәр хастаханәсе, адресы: Максимов урамы, 24/34; 30 октябрь, 20:00-23:00 сәгатьләрдә;
- 12нче шәһәр клиник хастаханәсенең «Салават Күпере» поликлиникасы, адресы: Наил Йосыпов урамы, 20, 10 ноябрь, 20:00-23:00 сәгатьләрдә;
- Казан медицина университеты поликлиникасы, адресы: Рыбацкая урамы, 2 (Тынычлык бистәсе), 11 ноябрь, 20:00-23:00 сәгатьләрдә;
- 2нче клиник хастаханә, 13 ноябрь, адресы: Столяров урамы, 39, Ильич урамы, 30; 20:00-24:00 сәгатьләрдә.
Акцияне үткәрү вакытына төзәтмәләр кертелергә мөмкин, шуңа күрә мәгълүматны медицина учреждениеләренең социаль челтәрләрендә ачыкларга тәкъдим ителә.
Үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы, СНИЛС алырга кирәк. Моннан тыш, табиблар анализлар тапшырыр алдыннан 3 сәгать ашамаска киңәш ителүе турында искәртә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз