Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендә төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында ике бала зыян күргән
Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә бүген төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында ике бала зыян күргән, дип хәбәр итте шәһәр округы башлыгы Константин Михальков социаль челтәрләрдә.
«Ике бала зыян күргән. Аларга оператив рәвештә медицина ярдәме күрсәтелде. Балаларга тизрәк савыгуларын телим», - дип язган Михальков.
Элегрәк бер төн эчендә Мәскәү өлкәсендә һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан дошманның 81 пилотсыз очкычы бәреп төшерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Истрада, пилотсыз очкыч ватыклары төшеп, өч кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Биш шәхси йортта янгын чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз