Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петербургта мошенникларга ярдәм иткән 17 яшьлек кызны тотканнар
Санкт-Петербургта мошенниклык схемасында катнашучыны 17 яшьлек кызны тотканнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода белдерүләренчә, июль уртасында полициягә бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән һәм аның улына, билгесез кешеләр шалтыратып, аны куаклыкта үз фатирының һәм әнисе фатирының ачкычларын калдырырга күндергән, дип хәбәр иткән. Ачкычларны алгач, мошенниклар ике фатирдан 6,8 миллион сумга якын акча һәм кыйммәтле әйберләр урлаган.
Җинаять эше кузгатылганнан соң беркайда да эшләмәүче 17 яшьлек кыз тоткарланган, ә урланган милек конфискацияләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз