news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кышның беренче көнендә Татарстанда янә томан төшүе көтелә

Кышның беренче көнендә Татарстанда янә томан төшүе көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстанда тагын һава шартлары начарлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада һәм Казанда төнлә дә, көндез дә томан төшүе көтелә.

Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәк юлларында бозлавык барлыкка киләчәк.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә аномаль җылы декада турында хәбәр иткән иде. Синоптик Александр Шувалов бәяләвенчә, кар декабрьнең икенче декадасында гына явачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot