Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 майда Татарстанда бераз яңгыр һәм +12 градус җылы булуы көтелә
Бүген, 1 майда, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән, шулай ук Казанда, бераз яңгыр көтелә.
Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Көндез кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы -3 градус тәшкил итсә, көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +7..+12 градуска (Казанда +8..+10 градуска) кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз