Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттәге перинаталь үзәктә 1 меңенче бала туган
«Татнефть» компаниясе төзегән Әлмәттәге перинаталь үзәктә 1 меңенче бала туган, дип яза «Нефтяные вести» газетасы. Яңа туган сабыйга Ян дип исем кушканнар.
«Әлмәттәге перинаталь үзәк узган елның декабрендә генә ачылуга карамастан, бездә инде 1 меңенче сабый туды. Аның әнисе - Баулы шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек Виктория Вафина, бу – аның беренче баласы. Бала сау-сәламәт булып дөньяга килде», - дип сөйләде Әлмәт район күп профильле хастаханәсе баш табибы Гөлсинә Шәмсиева.
Бала 18 июньдә туган, авырлыгы - 3140 грамм, буе - 54 сантиметр.
Гөлсинә Шәмсиева яшь әнине улы тууы белән котлап, аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Әлмәт районы пациентларыннан тыш, перинаталь үзәк Мөслим, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүче хатын-кызларны да кабул итә.
18 мең квадрат метр мәйданны биләгән перинаталь үзәк Әлмәттә 2025 ел ахырында ачылган һәм Әлмәт район күп профильле хастаханәсе структурасына керә. Ачылганнан бирле биредә 528 малай һәм 472 кыз, шул исәптән сигез игезәк туган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз