news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә яшьләр башкарма комитеты әгъзалары алдагы проектлар хакында фикер алышты

Пенза өлкәсендә яшьләр башкарма комитеты әгъзалары алдагы проектлар хакында фикер алышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

«Пенза өлкәсе татар милли‑мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының яшьләр башкарма комитеты әгъзалары проектлар турында фикер алышырга һәм фикердәшләр белән аралашырга җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чәй табыны янында узган чарада оешманың яшьләр канаты якын арага масштаблы эш планын билгеләде.

Утырышта «Пенза өлкәсе татар милли‑мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Винера Мөхәммәтҗанова, автономиянең башкарма директоры Дания Рамазанова, Каюм Насыйри институты методисты, «Пенза өлкәсе татар милли‑мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгузарова, «5 верст» федераль проекты җитәкчесе Әлфия Баишева һәм тарих укытучысы Ринат Үзбәков катнашты.

Утырышның көн тәртибенә буыннарны берләштерә торган проектлар кертелгән иде:

- россиялеләр өчен иң әһәмиятле вакыйгага - 9 Майны бәйрәм итүгә әзерлек;

- күптән көтелгән вакыйга - XVI Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек;

- агарту лекцияләре һәм мастер‑класслар оештыру;

- Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татарча диктант» белем бирү акциясенә әзерлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot