news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү паркында концлагерь тоткыннары истәлегенә чәчәкләр салдылар

Казанның Җиңү паркында концлагерь тоткыннары истәлегенә чәчәкләр салдылар
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Казанның Җиңү паркында Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган чәчәкләр салу тантанасы булды.

Һәлак булганнарны искә алырга бөтен республикадан концлагерьларның элеккеге тоткыннары җыелды. Алар Җиңү паркында очрашты һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиков та катнашты. Чараны оештыруда «Сугышчан Туганлык Волонтерлар Ротасы» волонтерлары ярдәм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot