news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Мәдәният һәм ял паркына яңа җитәкче билгеләнде

Чаллының Мәдәният һәм ял паркына яңа җитәкче билгеләнде
Фото: Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов коллективка предприятиенең яңа директоры - Артем Уткинны тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Артем Уткинга - 38 яшь, аның 11 елдан артык идарә итү тәҗрибәсе бар. Ул «Союз-Логистика» компаниясенең коммерция директоры, «РариТЭК»та бизнесны үстерү буенча директор урынбасары һәм «Казан-Шинторг»та сервис үзәге җитәкчесе булып эшләгән.

«Яңа җитәкчегә нәтиҗәле эш һәм коллективның «Мәдәният һәм ял паркы» алдында торган бурычларны хәл итүдә аңа ярдәм итүен телим. Шулай ук Илья Черкашинга күпьеллык намуслы хезмәте һәм предприятие үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтәсем килә. Аңа һөнәри эшчәнлегендә уңышлар һәм яңа казанышлар телим», - дип искәртте Фәрит Сәлахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot