news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Тинчурин паркында «Парк геройлары» проектының йомгаклау очрашуы була

29 августта Казанның Тинчурин паркында волонтёрларның «Парк геройлары» проекты кысаларында йомгаклау очрашуы узачак. Бу хакта Казан мэриясе сайты парклар һәм скверлар дирекциясенә сылтама белән хәбәр итә.

Катнашучылар парк җитәкчесе белән бергә парк территориясен әйләнеп чыгачак, аннары куаклар тирәсен чүп үләннәреннән арындырачак.

Очрашу 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар фонтан янында җыелачак. Оештыручылар уңайлы эш киеме алырга яки шундый киемнән килергә киңәш итә.

Чарада катнашу өчен Казан парклары сайтында яки «Добро.РФ» платформасында алдан теркәлергә кирәк.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot