news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Горький паркында күзәтү мәйданчыгы ачылды

Казанның Горький паркында күзәтү мәйданчыгы ачылды
Фото: Казан шәһәре рәсми порталы

Казанның Горький паркында яңа күзәтү мәйданчыгы барлыкка килде. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.

Мәйданчык территориясендә мең квадрат метрдан артык плитә җәелгән, күрсәткечләр һәм эскәмияләр урнаштырылган. Элегрәк аның янында Николай Ершов һәм Подлужная урамнары арасында паркны яр буе белән тоташтыра торган баскыч төзекләндерелгән иде.

Конструкциянең мәйданы 154 квадрат метрга җитә. Кичен мәйданчыкны җиде биек фонарь һәм 14 зур лампа яктырта.

Киңлек «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot