Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Социаль фондының Татарстан бүлегендә ихтыяҗ иң зур булган ярдәм чараларын атадылар
Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге 60тан артык төрдәге түләү билгели. Республикада аларны алучыларның гомуми саны яшәүче 1 миллионнан артып китә. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ихтыяҗ иң зур булган ярдәм чаралары турында сөйләде.
«Бүгенге көндә ихтыяҗ аеруча зур булган программалар арасында балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар да бар. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең саны буенча ана (гаилә) капиталы абсолют лидер булып кала. Аңа кагылышлы төп мөрәҗәгатьләр чаралар белән эш итү буенча гамәли адымнар белән бәйле. Кешеләр капиталны торак шартларын яхшырту яки балаларга белем бирүгә ничек юнәлтергә икән дип кызыксына», - дип хәбәр итте ул.
Вафин китергән мәгълүматлар буенча, балалы гаиләләр өчен бердәм пособие мөһим ярдәм чарасы булып тора, бу аның билгеләнү шартлары һәм Дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәсмиләштерү тәртибенә бәйле сорауларның күп булуы белән дә раслана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз