Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иҗтимагый палатада Белем көненә укытучыларга федераль түләү кертергә тәкъдим иттеләр
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб ТАСС агентлыгына белдергәнчә, Россиядә укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен 1 сентябрьгә бер тапкыр бирелә торган федераль түләү кертергә кирәк.
Аның фикеренчә, бер тапкыр бирелә торган федераль түләү 20 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел, ә төбәк түләүләренең күләме субъект бюджетына бәйле булырга мөмкин.
Гриб шулай ук укытучылар өчен эш стажы өчен махсус бүләкләр — мәктәптә 25 һәм 50 ел гомер буе намуслы эшләгән өчен тиешле түләүләр белән төбәк медальләре кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу һөнәрнең абруен күтәрәчәк һәм педагог хезмәтенә хөрмәт билгесе булачак.
Россия Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров Президентның июль аенда укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турындагы указны имзалавын искәртте. Алар арасында 25 ел стаждан соң «Хезмәт ветераны» исемен бирү, яшь укытучыларга остазлык итү, электрон белем бирү ресурсларыннан бушлай файдалану, бушлай юридик ярдәм һәм айга кимендә бер тапкыр музейларга бушлай бару баруны атап үтәргә мөмкин.
Шулай ук педагогик эшчәнлек белән бәйле рәвештә гомергә һәм сәламәтлеккә янаган куркынычлардан саклау кертелә. Алты ай эчендә Хөкүмәт укытучы таныклыгының бердәм үрнәген эшләргә, эш вакыты һәм йөкләмә таләпләрен камилләштерергә тиеш. РФ субъектларына укытучыларның балаларын бакчаларга беренче чиратта кабул итәргә тәкъдим ителә. Указ һөнәрнең абруен күтәрүгә һәм укытучының аерым статусын тануга юнәлдерелгән, дип искәртте Машаров.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз