Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ясалма фәһем куллануны киметү өчен, өй эшен телдән тикшерергә тәкъдим иттеләр
Россия мәктәпләрендә, укучылар эшне ничек башкарганын аңлатып бирсен өчен, өй эшләрен телдән тикшерергә кирәк, дип белдерде РИА Новостига РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб. Аның сүзләренчә, бу укуда ясалма фәһем куллануны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Гриб билгеләп үткәнчә, укучының ясалма фәһем ярдәмендә биремнәрне үтәвенә, аны тапшырып бишле алуына юл куймаска кирәк. Аның искәртүенчә, өй эше телдән тикшерүгә мохтаҗ: укучы язма эш алып килергә генә түгел, ә аны ничек эшләгәнен телдән аңлатып бирергә дә тиеш.
РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары шулай ук билгеләп үткәнчә, укучылар үз белемнәрен телдән раславы зарур, югыйсә биремнәрне үтәгәндә ясалма фәһем куллану артачак кына, бу укучыларның да, укытучыларның да үз-үзләрен алдавына китерәчәк. Аның фикеренчә, дәресләрдә өй эшләрен нәкъ менә телдән тикшерүгә күбрәк вакыт бүлеп бирергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз