news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучыларга бирелә торган бүләкнең бәя лимитын 5 мең сум кадәр арттырырга тәкъдим итәләр

Укытучыларга бирелә торган бүләкләрнең бәя лимитын ким дигәндә 5 мең сумга кадәр арттырырга кирәк, дип хәбәр итте РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб РИА Новости агентлыгына.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге 3 мең сумлык лимитны ким дигәндә ике тапкыр күтәрергә мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, зур шәһәрләрдә затлы чәчәк бәйләме һәм бер тартма кәнфит еш кына 3 мең сумнан кыйммәтрәк тора, шуңа күрә лимитны арттыру үзен аклар иде.

Гриб билгеләп үткәнчә, һәр ата-ана яки укучы бүләкнең бәясен үз мөмкинлекләреннән чыгып билгели ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot