Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск шәһәренең Халыклар дуслыгы скверында Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак
Омск шәһәре Совет административ округында, Халыклар дуслыгы скверында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мэриядә әзерләнгән карар проекты Омск шәһәр Советының социаль мәсьәләләр комитеты утырышында хупланган.
Совет округы хакимиятендә белдерүләренчә, проект Омск өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы инициативасы белән топонимик комиссия карарын исәпкә алып әзерләнгән.
Һәйкәл кую милләтара татулыкны ныгытуга, яшьләргә патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүгә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз