news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә шәхси йортта алты кеше янып үлгән

Омск өлкәсенең Юрьевка авылында, шәхси йортта янгын чыгып, 6 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

«Янгын вакытында йортның 25 яшьлек хуҗабикәсе, аның бер яшьлек улы, 2 һәм 5 яшьлек ике кызы, шулай ук 14 яшьлек улы белән 35 яшьлек дус хатыны һәлак булган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Җинаять эше кузгатылган, фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot