news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә җиңел моторлы самолет фаҗигагә юлыккан, ике кеше һәлак булган

Омск өлкәсендә «Аэропракт-22» җиңел моторлы самолеты һәлакәткә юлыккан, нәтиҗәдә ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы хокук саклау органнарына сылтама белән.

Самолет авиация эшләрен башкарган вакытта Кошкарево авылы янында фаҗигагә юлыккан. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, ә прокуратура очышларның иминлеге турындагы кануннарның үтәлешен тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot